Авылда өй-мунчада нәни бала һәм өч олы кеше янып үлгән
![Авылда өй-мунчада нәни бала һәм өч олы кеше янып үлгән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/13/fda7f6998e8ba1203b79a8fef2aaefe2.jpeg)
Волоколамск шәһәре янында шәхси йортта яңа туган сабый һәм 3 олы кеше янгында һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Фаҗига 13 июньдә төнлә Ярополец авылында килеп чыга. Янгын чыккан бина өй-мунча була. Ике катлы агач корылмада нәрсә яна башлаганы билгесез. Ул тулысынча янып беткән.
Якынча белешмә буенча, кыска ялганыш булган.
Хәрабәләрне актарганда 3 айлык сабый, аның 34 яшьлек анасы, 30 һәм 59 яшьлек ике ир-ат мәете табылган.