Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityрегиональные новости городов России 24/7 на русском

«Туй урынына җеназа»: Ютазыга кайтканда 20 яшьлек кәләш һәлак, 23 яшьлек кияү авыр хәлдә

Intertat.ru
152

Башкортстанда Октябрьский – Туймазы юлындагы һәлакәттә яшь кызның гомере өзелде. 20 яшьлек Сабина һәм 23 яшьлек Нурали Башкортстандагы Иске Туймазы авылындагы туганнарыннан Татарстандагы Ютазы авылына кайтып килеше була. Ара ерак түгел, якынча 30 километр, юл да таныш. Әмма алдагы көнне чик районнарда көчле кар ява. Трассага бик тирән кар ята, урыны белән бозлавык була. Һәм болар хәлиткеч роль уйный да инде. Бу фаҗига турында «Комсомольская правда» сайты яза.

Яшьләр «Лада Приора» машинасында була. Юлның туры өлешендә машина кинәт тайгаклый башлый. Йөртүче автомобильне тигезләргә тырыша, әмма «Приора» юлга аркылы борыла һәм шушы мизгелдә аңа югары тизлектә KIA Sportage машинасы килеп бәрелә.

Видеорегистратор кадрларында «Приора»ның якынлашып килгән автомобиль каршында ук үз полосасыннан көтмәгәндә чыгып киткәне күренә. Бер мизгел һәм шунда ук бәрелешү. Бу хәлдә нәрсәдер эшләп өлгерү мөмкин дә булмый.

Бәрелү нәкъ алдагы уң ишек турысына эләгә. Ә анда Сабина утырган була. Кыз мизгел эчендә диярлек, «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, җан бирә. Нуралиның бик күп сөякләре сынган, авыр имгәнгән. Аны Туймазы үзәк хастаханәсе реанимациясенә алып китәләр. Аңа катлаулы операция ясыйлар, әмма табиблар аны, гаять авыр хәлдә, дип бәяли. Башка хастаханәгә күчерергә дә җөрьәт итмиләр.

Сабина һәм Нурали быел җәй никах укыткан. Озакламый алар туй мәҗлесе уздырырга тиеш була.

Сабина Башкортстанда туып-үскән, тик сөйгәне янына Татарстанга күченә. Нурали – Ютазы егете, Һава-десант гаскәрләрендә хәрби хезмәт уза, армиядән соң өенә кайта, эшли, Сабина белән бергә киләчәккә планнар коралар.

Һәлак булган кызның туганнары әле дә ни булганын аңлый алмый. Бу хәлне бигрәк тә Сабинаның әтисе авыр кичерә. Туганнары аны, бик авыр хәлдә, дип сөйләгән.

Нуралиның туганнары хәзер аның янында хастаханәдә. Алар әйтүенчә, егет тормыш өчен көрәшә, тик табиблар бернинди өметләндерә торган фараз да әйтми.


Новости Башкортостана

Все новости Туймазы на сегодня

Другие новости Туймазы

Спорт в Башкортостане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Туймазы и в Башкортостане



Авто в Башкортостане

Новости от партнёров в Туймазы


Коронавирус в Башкортостане

Экология в Башкортостане
Музыкальные новости

Другие города России



Russian.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Туймазы и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии Rss.plus.

Russian.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Russian.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Туймазы сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Туймазы можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я


















Другие новости сегодня



18+