Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityрегиональные новости городов России 24/7 на русском

Май бәйрәмендә фаҗига: гашыйк егет белән кыз янып үлгән

Intertat.ru
141

Сыктывкар шәһәрендә май бәйрәмнәрендә куркыныч фаҗига була: дача йортындагы янгында берьюлы 3 кеше һәлак – аларның икесе 20 яшьтән аз гына олырак. Әлеге янгын һәм аның корбаннары турында «Комсомольская правда» сайты яза.

Берсе генә котыла алган

«Горизонт» бакчачылык ширкәтендәге янып көлгә әйләнгән йорт фотолары якшәмбе иртәсендә Сыктывкарның бөтен пабликларында тарала. Янгын төнлә 20 квадрат метр мәйданда чыга, ялкын тиз арада йортның түбәсенә һәм верандасына үрмәли. Бу вакытта өй эчендә 3 кеше: 20 яшьлек Евгения, аның 24 яшьлек егете Алексей һәм 51 яшьлек Маргарита була, ә дачаның хуҗасы, 35 яшьлек Павел, тышка чыгып котыла алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын мич төзек булмау аркасында чыккан. Бу версияне «КП-Коми» басмасының үз чыганагы да раслаган, шулай ук, ут чыгуга игътибарсызлык сәбәп булган, дип өстәгән.

«Компания 1 майны бәйрәм иткән, эчкәннәр, төнгә мич якканнар һәм аны карамаганнар, йоклап киткәннәр. Нәтиҗә – шушындый фаҗига», – дигән ул.

Ромео һәм Джульетта кебек

Фаҗига урынына килгән коткаручылар ике яшь кешенең: 20 яшьлек Женяның һәм 24 яшьлек Алексейның янәшә яткан мәетләрен таба. Бу көнне яшь пар дуслары белән ял итәргә, ит кыздырырга, саф һава суларга, истәлеккә фотога төшәргә уйлаган була. Туганнары ике гашыйк бер көнне китәр дип уйлап та карамаган.

Евгения белән Алексей инде 2 ел бергә булган. Киләчәккә планнар корганнар, бергә яши башлаганнар иде, дип сөйләгән Алексейның дус егетенең әнисе Марина. Хатын-кыз аны үз улы кебек кабул иткән, ә Алексей аны икенче әнисе дип атаган.

«Леша бик мәрхәмәтле, ярдәмчел малай булды. Гел булышты, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Гомумән, бик әйбәт, эшчән булды. Гел эшләде, фатирны да үзе яллап торды. Бик акыллы иде», – дип искә ала Марина.

Алексей һәм Евгения бер-берсенә гашыйк була. Егет социаль челтәрдәге һәр язмасын Женяга багышлаган, аның белән горурланган, аны үз хатыны буларак күргән.

«Женя бик чибәр, чын фәрештә кебек иде. Тыныч йокла, яратканым», – дип елый аның дус кызы Марина.

Билгеле булганча, Алексейны 7 майда җирлиләр. Ә Евгенияне кайчан җирләячәкләре әлегә билгеле түгел.

Серле Маргарита

Әлеге фаҗигадә Сыктывкардан 51 яшьлек Маргарита да һәлак була. Олы яшьтәге хатын-кызның яшьләр белән дачада нәрсә эшләве күпләрне кызыксындырган, әмма Алексейның «икенче әнисе» дә һәлак булган өченче кешенең кем булуын белми.

«Аның Лешага һәм Женяга кем булуы үземә дә кызык. Ул кеше турында бернәрсә дә белмим», – дип сөйләгән Марина.

Фаҗигадән соң Маргаританың да, Леша белән Женяның да мәетләрен суд-медицина экспертизасына җибәрәләр. Көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган.

Хәзер янгында исән калган бердәнбер кеше – Павел – бик төшенке халәттә. Берьюлы 3 кешенең үлеменә шаһит булган ир-ат әлеге шокны җиңәргә һәм алга таба яшәргә тырыша. Узып киткән бәйрәмнәр аның өчен икенче туган көне була.

Өч кеше үлеме буенча төбәк Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең сәбәбен ачыклаячак.

«Сыктывкарда процессуаль тикшерү кысаларында дача йортындагы янгында 3 кешенең һәлак булу сәбәпләре ачыклана. Тикшерүчеләр тикшерү чаралары комплексы уздырачак», – дип хәбәр иткәннәр Коми Республикасы буенча Тикшерү комитеты Идарәсендә.


Новости Сыктывкара

Все новости Сыктывкара на сегодня

Другие новости Сыктывкара

Спорт в Коми

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Сыктывкаре и в Коми



Авто в Коми

Новости от партнёров в Сыктывкаре


Коронавирус в Коми

Экология в Коми
Авто в Коми

Другие города России



Russian.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Сыктывкаре и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии Rss.plus.

Russian.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Russian.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Сыктывкаре сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Сыктывкаре можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я


















Другие новости сегодня



18+