Хастаханәнең кабул итү бүлегендә ун яшьлек кыз вафат булган
Обнинск шәһәре хастаханәсенең кабул итү бүлегендә 10 яшьлек кыз вафат булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ сайты.
Фаҗига Ленин урамындагы медицина оешмасында булган.
Әлеге хәл буенча тикшерүчеләр «Саксызлык буенча кеше үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.