Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityрегиональные новости городов России 24/7 на русском

Нурлатта һәвәскәр бакчачы 3 метрлы көнбагыш үстергән

Intertat.ru
88

Нурлатта яшәүче Әлфия Гафурова бакчасындагы гигант-көнбагышның биеклеге 3 метрдан артып киткән. Бу хакта «Нурлат-информ» сайтында хәбәр ителә.

Урамда һава торышының җылы һәм кояшлы торуын исәпкә алганда, 3 метр һич тә чик түгел – гигант көнбагыш әле дә үсүен дәвам итә. Әмма ул инде бүгеннән күршеләрне дә, өй яныннан узып йөрүчеләрне дә гаҗәпкә калдыра. Үз бакчасында төрле экспериментлар үткәрергә яратучы һәвәскәр бакчачы Әлфия Гафурованың исә аны быел беренче тапкыр үстереп каравы икән.

«Социаль челтәрләрдә төрле блогерларның гигант көнбагыш турында сөйләүләренә кызыгып, аны үзем дә үстереп карарга булдым һәм маркетплейсларның берсе аша орлыгына заказ бирдем. Өч данә орлык килгән иде, шуның икесе тишелде. Берсе менә шундый биек булып үсеп китте, икенчесе бераз кечерәк. Әмма быел җәй яңгырлырак булды, рассадасын бакчага чыгару белән дә бераз кичектем булса кирәк, көнбагышым соңрак – җәй азакларына таба гына чәчәк атты. Әмма сентябрь шулай җылы килсә, көнбагышларым өлгерер, дип өметләнәм әле», – дип сөйләде һәвәскәр бакчачы.

Гигант көнбагышның буе гына түгел, уңышы да мул булырга тиеш. Әлфия апа әйтүенчә, аның кәрзиненең диаметры яртышар метрга кадәр җитә икән. Тәҗрибәле бакчачылар аны үстергәндә өстәмә тукландырырга киңәш итсә дә, вакыты булмау сәбәпле, ашлама кертә алмаган. Ә менә чәчәген серкәләндерү өчен бакчачыларның хәйләкәр ысулын кулланып карарга булган. Моның өчен, зур булмаган пумала ярдәмендә, көнбагыш чәчәге ачыла барган саен, аның өслегеннән йөртеп чыга. Көнбагышның 3 метр биеклектә булуы да куркытмый аны, бу эшне башкару өчен, стремянка ярдәмгә килә. Кояшка сузылып ачылганнан-ачыла барган көнбагыш чәчәге янына вакыт-вакыт менеп төшәргә авырсынмый.

Гомумән, бакчачылыкның тәмен белеп, хезмәтеннән рәхәтлек алып эшли торган тынгысыз бакчачы ул. Иртә яздан көз азагына кадәр бакчасында әвәрә килә, мул уңышын башкалар белән дә уртаклаша, үзенең бакчачылык серләре белән мессенджерларның берсендә статусында бик теләп бүлешә. Гигант көнбагышның уңышын да якыннары белән бергәләшеп авыз итеп караячаклар, әлбәттә. Бар да яхшы булып чыкса, орлыгы белән дә бик теләп бүлешәчәк әле, диелгән хәбәрдә.


Новости Татарстана

Все новости Нурлата на сегодня

Другие новости Нурлата

Спорт в Татарстане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Нурлате и в Татарстане



Авто в Татарстане

Новости от партнёров в Нурлате


Коронавирус в Татарстане

Экология в Татарстане
Авто в Татарстане

Другие города России



Russian.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Нурлате и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии Rss.plus.

Russian.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Russian.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Нурлате сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Нурлате можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я


















Другие новости сегодня



18+