Нурлат районында олы яшьтәге хатын-кыз янып үлгән
Татарстанның Нурлат районында янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.
Колбай-Мораса авылында Ленин урамындагы өйләрнең берсендә бер катлы бүрәнә йорт янган.
«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, килгән янгын сүндерүчеләр 50 квадраттагы янгынны сүндергән.
Янган конструкцияләрне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр 87 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен тапканнар.
Янгынның башлангыч сәбәбе - газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.