Биектауда поезд астына эләккән кыз Нурлат хастаханәсе табибы булган
Фаҗиганең видеосы бар. Анда кызның тимер юл аша чыгып барганы, ләкин зур тизлектә килүче поезд алдында туктап калмыйча, йөгереп чыгарга уйлаган мизгел эләккән. Күрәсең, ул поезд килгәнче чыгып җитешәм дип уйлагандыр. Алган җәрәхәтләреннән ул шунда ук үлә.
Һәлак булган кызның табиб булуы турында «Челнинские известия» газетасы да яза.
Күзәтү видеокамераларында поезд бәргән вакыт 21 сәгать 53 минутны күрсәтә.
«Высокогорские вести» газетасы язганча, тимер юл аша чыкканда, кыз колакчыннар аша телефоннан сөйләшеп барган булган. Поездны соңгы секундларда гына күреп калган.