Күптән күрешмәгән дус кызлар очрашкан һәм икесе бергә һәлак булганнар
Свердловск өлкәсенең Югары Пышма – Невьянск юлында һәлак булган Ольга М. һәм Алина П. иң якын дуслар булган һәм 8 ел буе дуслык җепләрен өзмәгән. Бу хакта «КП-Екатеринбург» басмасына Ольганың әнисе Татьяна Лесных сөйләгән.
Кызлар, озак вакыт күрешми торганнан соң, 22 ноябрьдә көндез очрашкан. Шуннан соң алар ак төстәге Kia Picanto машинасына утырып, Ольганың гаиләсе янына, Красный Адуй бистәсенә юл тота. Балтым тирәсендә Алина идарәне югалткан, нәтиҗәдә җиңел машина каршы як полосага чыккан.
Җиңел машина 103 нче номерлы пассажир автобусы белән кара-каршы бәрелешә. Бәрелү бик көчле була, Ольга белән Алина урында ук үлә.
«Ул көнне Ольга укучылары белән эшләде. Ире эштә иде, ә кызым дус кызы белән очрашты. Алар безнең янга сөйләшеп утырырга килергә уйлаган. Җәй ахырында Ольга кияүгә чыкты, соңгы айларда алар ире белән Санкт-Петербургта яшәделәр һәм эшләделәр. Алина машина йөртү таныклыгын 2 ай элек кенә алды, ә ул кичтә һава торышы бик начар булды. Ул [Алина] үз машинасы булганга бик сөенде», – дип сөйләгән «КП-Екатеринбург» хәбәрчесенә Татьяна Лесных.
Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, тикшерү эшләре барышында 22 яшьлек Алинаның нинди халәттә булганы ачыкланачак. Автобус рулендә 42 яшьлек ир-ат булган. Аны шулай ук исерткеч эчемлекләргә тикшергәннәр, ул аек булган. Автобус эчендәге 10 пассажир зыян күрмәгән.
Ольга – вокал укытучысы була, ә Алина әзер ризыклар кибетендә эшләгән.
«Һава торышы шартларын исәпкә алмаганнардыр, дип уйлыйбыз. Юлыбыз да бик үк шәптән түгел... гел тәгәрмәч эзләреннән генә тора. Алинаның айнык һәм адекват булуына шигебез юк», – дип өстәгән Ольганың әнисе.