Татар эшмәкәрләре Менделеевск шәһәрендә: «Тырышабыз! Барысын да үзебез җитештерәбез»
«Татар күрмичә, тотып карамыйча ышанмаячак»
Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын оештырды. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнаша. Форумның икенче көнендә делегатлар иртә таңнан сәяхәткә, Менделеевск муниципаль районына кузгалды.
3 сәгать юл үткәннән соң, ниһаять, химия заводлары туган җире, Менделеевск шәһәренә килеп туктадык. Шәһәр башында кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Менделеевск шәһәренең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов һәм җирле музыкаль ансамбльләр көтеп тора иде. Кадерле кунакларны бөтен традицияләрне туры китереп, чәкчәк һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар.
Беренче булып делегатларны Данис Шакиров сәламләде:
Хөрмәтле кунаклар, газиз милләттәшләребез, сезне ихлас күңелдән Татарстанның күпмилләтле, бүгенге көндә алдынгы үсеш җирлеге булган Менделеевск каласында сәламлибез!
Без сезне тарихи урында каршы алабыз. Без хәзер «Ушков утраулары» паркында, нәкъ менә әлеге җирдән 1868 елда, бөек тарих – Менделеевск шәһәренең төзелеше башланган, – дип дәвам итте Ленар Әхмәтов.
Татар күрмичә, тотып карамыйча ышанмаячак. Шуңа күрә сезгә мондагы сәнәгать объектларын, һичшиксез, үз күзләрегез белән күрергә кирәк, – диде Данис Шакиров, кунакларны кире автобусларга озатып.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Район чигендә һәрбер автобуска Менеделеевск районның башкарма комитеты вәкилләре утырды. Алар кунакларны район тормышы белән таныштырып барды. Безнең автобуста экскурсовод Менделеевск шәһәренең үзәк китапханәсе хезмәткәре Оксана Сужанина булды. Ул, бик кызыклы итеп, катнашучыларны шәһәр тарихы белән таныштырды.
Без хәзер «Ушков утраулары»нда, әлеге урын – Менделеевскиның тарихи урыннарының берсе. «Ушков утраулары» барлык яктан бормалы Тойма елгасы һәм аның кушылдыклары белән әйләндереп алынган, алар территорияне зур булмаган утрауга охшаталар, нәкъ шуңа шәһәр халкы әлеге урынны утрау дип йөртә башлаган да. Нәкъ менә монда Петр Ушков беренче химия заводын төзи башлый. Соңрак әлеге завод Татарстанның гына түгел, Россиянең дә иң алга киткән химик заводларының берсенә әверелә.
Бүген Менделеевск шәһәрендә 2 зур химия заводы эшли: 1868 елда нигез салынган «Лев Карпов исемендәге химия заводы» һәм 1983 елда ачылган «Аммоний» заводы. 2024 елга Менделеевск районында 30 мең кеше гомер итә, аларның 22 меңе шәһәрдә, 8 меңе авылларда яши, районның барлык халкы диярлек заводларда хезмәт куя. Бу – шәһәр төзелгәннән бирле шулай бара.
Сәнәгать эшлеклесе Петр Ушков йорты, бүгенге көндә йортка реставрация үткәрелә.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Менделеевск шәһәренең исеме бөек химик Дмитрий Менделеев хөрмәтенә бирелгәнен барыбыз да белә. Шулай да, күпләрне «Менделеев үзе әлеге шәһәрдә булганмы соң» дигән сорау борчый. Булган! 1893 елда 2 тапкыр (июнь һәм август айларында) Менделеев Бондюгка (1967 елга кадәр шәһәр Бондюжский исемен йөрткән), химия заводында була, анда ул төтенсез дары, пироколлодия булдыру өчен эксперименталь база төзи.
Бүгенге көндә бөек галимнең Бондюг заводына сәфәре уңаеннан, аның 125 еллык юбилеена завод идарәсе бинасына (хәзер – шәһәрнең туган якны өйрәнү музее) мемориаль такта куелган. Завод музее экспонатлары арасында Дмитрий Менделеевның Петр Ушковка бүләк иткән «Химия нигезләре» китабы да саклана.
Менделеевск урамында Дмитрий Менделеевка багышланган мурал.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Танылган рус язучысы Борис Пастернак та 1916 елның октябреннән 1917 елның мартына кадәр Менделеевск шәһәрендә яшәгән. Ул вакытта Пастернак Ушков заводлары конторасында эшли, аның балаларына әдәбият укыта. 2023 елда Борис Пастернакның Менделеевскида төшкән беренче һәм бердәнбер фотосы да табылган. Әлеге фото Мәскәү шәһәренең тарихи музеенда саклана.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Барысын да үзебез җитештерәбез»
Шулай шәһәр тарихын тыңлый-тыңлый, беренче нокта – «Бондюг сәнәгать паркы»на килеп җиттек. Парк территориясендә 3 резидент эшли. Беренче булып «Менделеевск механика заводы»на аяк бастык. Завод эше белән директор Олег Бойков таныштырды:
Төрле техникаларга запчастьләр җитештерү белән шөгыльләнәбез. Автомобильләр, арбалар өчен кирәкле детальләр булдырабыз. Штатта 12 кеше эшли, эш тәүлек әйләнәсендә бара. Күбрәк эретеп ябыштыручылар, буяучылар эшли. Эшләү өчен барлык мөмкинчелекләребез дә булдырылган, заказлар килеп тора. Техника яңа, эшне башлаганыбызга быел 2 ел була. Инде уңышлы гына Белоруссия, Кытай, Казахстан белән хезмәттәшлек итәбез, сезнең белән дә контактлар урнаштырасыбыз килә. Тырышабыз! Барысын да үзебез җитештерәбез, – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Икенче нокта – «Премьер» сәнәгать компаниясе. Делегатларны биредә сәнәгать паркы директоры Виктор Безбородов һәм фирманы гамәлгә куючы Евгений Коган каршы алды.
Без мөгезле эре терлек эчертү җайланмалары, автобус, трамвайларның алгы өлешләрен, гомумән күп автобуслар һәм машиналар өчен җайланмалар җитештерәбез. Заводта бары тик кул көче кулланыла, егетләребез көн-төн тырышып эшли, Яр Чаллыдагы заводыбызда инде тулаем роботлар кулланыла. Менделеевскидагы завод 2 ай элек кенә ачылды. Барысын да үзебез эшлибез – сызабыз, макетларга салабыз, кисәбез, матурлыйбыз һәм сатабыз.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Безнең мөгезле эре терлек эчертү җайланмалары – уникаль продукт, андый җайланмалар бөтен дөнья буйлап бүтән юк. Хәзерге вакытта аларны күпләп республика районнарына һәм чит төбәкләргә сатабыз. Җайланмалар 2017 елдан бирле кулланышта, әле берсе дә сафтан чыкмады, бер начар бәяләмә дә килмәде. Гадәттә, Кытайда җитештерелгән җайланмалар 2-3 ел гына хезмәт итә, без бәягә дә, сыйфатка да игътибар итәргә тырышабыз, – дип сөйләде Евгений Коган.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
3нче нокта – экологик материаллар кулланып җиһазлар җитештерүче «Маф Пласт» компаниясе. Алар, урамда куллану өчен, эскәмияләр, өстәлләр, чүплек савытлары, беседкалар ясыйлар.
Компания эшчәнлеге турында җитештерү буенча директор Рөстәм Шакиров сөйләде:
Безнең җиһазлар урамда куллану өчен җитештерелә, аларны кар да, яңгыр да, кояш та, бернинди бөҗәкләр дә алмый. Бу – үзенчә агачны алыштыручы технология. Чөнки агач көчле салкыннарда, яңгырларда бозыла. Безнең җиһазларга бернәрсә дә куркыныч түгел. Аларны – 60 градустан алып + 60 градуска кадәр булган һава шартларында кулланып була.
Барлык әйберләр дә икенчел чимал (вторичное сырье) кулланылып эшләнелә. Гадәттә, төрле пленкалар, целлофан пакетлар, пластик шешәләр, капкачлар кулланыла. Аларның барысын да үзебез җыябыз һәм эшкәртәбез.
Эшкәртелгән чимал
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Әлеге чималдан нәрсә телисең – шуны әвәләп була. Хәтта тротуар, брусчаткалар, плиткалар ясап була. Эшкәртелгән чималны махсус әзерләнгән ком белән кушып, 200-250 градуслы җайланмага тыгып эретәбез һәм формаларга салып пресслыйбыз. Шулай кирәкле формалы җайланмалар килеп чыга. Әлеге җиһазлар экологик яктан чиста, чөнки полимер икенче тапкыр эшкәртелгәндә, аннан тагын да азрак газ аерылып чыга. Чималны ничә тапкыр яңадан эшкәртәсең – аның начар матдәләре кими бара.
Әлеге вакытта җитештерүдә 8 төс куллана алабыз. Катнашма ясар өчен 30% пластик, 70% ком кулланыла. Җайланмалар нык һәм бик авыр килеп чыга. Мисал өчен, эскәмияләрнең авырлыгы 80 килограммнан алып 130 килограммга кадәр җитә.
Без төрле төбәкләр белән эшлибез, күптән түгел генә Россия тимер юллары компаниясе 400 эскәмиягә заказ бирде, аларны Россиянең төрле шәһәрләре вокзалларында урнаштырдылар, – дип сөйләде Рөстәм Шакиров.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Хатын-кыз кулларын алыштырырдай машина әле уйлап табылмаган»
Сәнәгать предприятиеләре буенча сәяхәтебезнең тагын бер ноктасы – «Блик» компаниясе. Әлеге компания төрле төркем машиналар өчен жгутлар, проводалар җитештерү белән шөгыльләнә.
Предприятиенең үзенчәлеге шунда – ул шәһәр уртасында урнашкан һәм монда хатын-кызлар гына хезмәт куя, чөнки эше шундый – нечкәлек таләп итә. Предприятие «Өй янында эш» проекты кысаларында тормышка ашырылган. «Төшке аш вакытында тиз генә өйгә дә кайтып киләләр алар», – дип шаяртты компания җитәкчесе.
Бүген предприятие бөтендөньяга танылган «КамАЗ», «НЕФАЗ», «ВАЗ», шәһәр электробуслары һәм автомобильләр өчен ут чыбыклары җитештерә.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Безнең барлык аппаратура да бүгенге көнге иң яхшы Европа һәм дөнья стандартларына туры килә. Ләкин бу – алыштыргысыз хезмәт, әлеге эшне автоматлаштырып булмый. Хатын-кыз кулларын алыштырырдай машина әле уйлап табылмаган. Эштә 8 сәгать чыбык әйләндереп, кул эше белән шөгыльләнеп утырырга кирәк, миңа калса, моны ир-атлар эшли алмас иде. Әлеге эш – бөтендөнья буйлап хатын-кызлар өчен кул эше булып санала, – дип сөйләде «Блик» компаниясе җитәкчесе.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Бергә булу – безнең өчен зур горурлык»
Сәнәгать предприятиеләре буенча экскурсияләр тәмамлангач, Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге мәдәният сараена юл алдык. Монда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, «Аммоний» заводының коммерция директоры Дмитрий Чукомин, Менделеевск шәһәренең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов катнашты.
Делегатларны беренче булып Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде:
Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын кабул иткән өчен, Менделеевск шәһәренә зур рәхмәт. Әлеге шәһәренең тарихи бик матур. Бүгенге көндә Менеделеевск – ныклап алга бара торган районнарның берсе. Без монда булуыбызга бик шат. Форум кичә эшен башлап җибәрде, 3 көн безнең делегатлар Татарстан белән танышып, киләсе хезмәттәшлек турында фикер алышачак. Без барыбыз да – татарлар, күбегез башка төбәкләрдә, башка илләрдә яшәсәгез дә, сез һәрвакыт Россия белән бергә. Шулай булырга кирәк, бергә булу – безнең өчен зур горурлык. Бүгенге көндә монда килеп карарга, сокланырга сәбәп бар, бүген монда бөтен Россиядән, Россиядән генә түгел, бөтен дөньядан килгән татар эшмәкәрләре утыра. Кемдер, бәлки, үзенең хезмәттәшен табып, монда бергә эш башлап җибәрер.
Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев район эшчәнлеге турында сөйләде, шәһәргә күрсәткән игътибары һәм Менделеевск шәһәрен форумны үткәрү өчен төп мәйданчык итеп сайлавына рәхмәт белдерде.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Бүген, 18 ноябрь көнне, «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының йомгаклау пленар утырышы уза. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.