Мамадышта фаҗига: ике әби янып үлгән
Татарстанның Мамадыш районында янгын вакытында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Фаҗига Мамадышта Вера Фигнер урамындагы йортта була. Бер катлы агач йортта янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә түбәгә ут капкан була.
Утны сүндергән чакта 73 яшьлек һәм 98 яшьлек хатын-кызлар мәете табыла.
Янгынның якынча сәбәбе – газ җиһазарын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре бозу, диелә хәбәрдә.