Күгәрчен районында фаҗига: дүрт кеше һәлак булган
Башкортстанның Күгәрчен районында юл һәлакәтендә 4 кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига бүген Магнитогорск – Ира юлында була. «Лада Веста» белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга. Биредә ул «Лада Гранта» белән бәрелешә.
«Гранта» йөртүчесе, аның 2 пассажиры, «Веста»да 50 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлә. Тагын 3 кеше, шул исәптән 8 яшьлек бала имгәнә, диелә хәбәрдә.