14 йорт көл булган: мич белән саксыз куллану нәтиҗәсендә авылда зур янгын чыккан
Красноярск краеның Кучерово авылында чыккан янгын 14 йортны юк иткән, аларда 38 кеше яшәгән. Төбәк прокуратурасы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр юк. Бу хакта ТАСС яза.
«Ут 14 ике фатирлы йортны юк иткән, аларда 38 кеше яшәгән. Китерелгән зыян күләме билгеләнә. Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк», – диелә хәбәрдә.
Прокуратура хәбәр иткәнчә, янгын бер хуҗалыкта мич белән саксыз куллану нәтиҗәсендә чыккан. Аннан ут башка йортларга күчкән, ике урамдагы йортлар янган.
Авылда вакытлыча урнашу пункты оештырылган. «Александровка мәктәбе базасында вакытлыча урнашу пункты оештырылды», – диелә ведомство хәбәрендә.