Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityрегиональные новости городов России 24/7 на русском

Новое

Рөстәм Миңнеханов: «Бөек Ватан сугышы һәр гаилә тарихында тирән эз калдырды»

Intertat.ru
115

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм – күпмилләтле халкыбызның батырлыгы, бердәмлеге һәм ихтыяр көче гәүдәләнеше, ул һәрберебезнең тормышында аерым урын били һәм күңелләрдә иң нечкә хисләр уята.

Җиңү Көне ата-бабаларыбызның үз өлешенә төшкән авырлыклар аша сынмыйча-сыгылмыйча үтүе, рухи ныклыгы тантанасы турындагы хәтер-хатирәләрне яңарта. Ватанның азатлыгын фидакарьлек белән саклап калган җиңүчеләр буынына без чиксез рәхмәтле.

Бөек Ватан сугышы һәр гаилә тарихында тирән эз калдырды. Татарстаннан фронтка 700 мең кеше китте һәм аларның күбесе өчен бу дәһшәт язмышның соңгы сынавы булды. Бергәләп яулап алынган данлы Җиңүдә республикабызның өлеше гаять зур булу белән горурланабыз: Казан заводлары хәрби техника эшләп чыгарды, предприятиеләр корал һәм хәрби кием, сугышчылар өчен кирәк-яраклар җитештерде, авыл хезмәтчәннәре фронтны азык-төлек белән тәэмин итте. Бу елларда бөтен ил бары Җиңүне якынайту максаты белән генә яшәде.

Сугыш турындагы тарихи дөреслектән тайпылуга юл куймау, ветераннарның каһарманлыгы хакында кыйммәтле истәлекләрне буыннан буынга тапшыра килү – безнең изге бурычыбыз. Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы фронтта һәм тылда Җиңү хакына көрәшкән, ул чор вакыйгаларында катнашкан, аларның шаһиты булган һәркемгә олы хөрмәтебезне, ихтирам һәм кайгыртуыбызны белдерү өчен күркәм форсат бирә.

Бүгенге көндә Россия Федерациясенең киләчәге, аның тынычлыгы, бәйсезлеге өчен җаваплылыкны Ватанны саклаучыларның яңа буыны вәкилләре үз җилкәсенә йөкләде. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, ата-бабалары кебек үк, чын ватанпәрвәрләрчә хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Бөтен республикабыз бер булып хәрби хезмәткәрләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.

Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елы төп игътибарны күпмилләтле җәмгыятебезнең берләшкәнлеге хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә мөһим булуына юнәлтә. Киләчәк Җиңүнең нигезен бергәлек һәм гражданлык татулыгы тәшкил итә.

Кадерле ветераннар! Туган илебезне яратуыгыз, аңа тугрылыклы булуыгыз, вөҗдан кушканча хезмәт итүегез – безнең өчен әхлакый маяк. Сез – горурлыгыбыз, каһарманлык, кыюлык, үрнәге. Якыннарыгызның җан җылысын тоеп, игелеген күреп, бик озак еллар бәхетле яшәгез!

Барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, шатлык-сөенечләр һәм иминлек телим!

Җиңү Көне мөбарәк булсын!» – диелә Татарстан Рәисе котлавында.


Новости Казани

Все новости Казани на сегодня

Другие новости Казани

Спорт в Татарстане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Казани и в Татарстане



Авто в Татарстане

Новости от партнёров в Казани


Коронавирус в Татарстане

Экология в Татарстане
Rss.plus

Другие города России



Russian.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Казани и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии Rss.plus.

Russian.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Russian.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Казани сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Казани можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я


















Другие новости сегодня



18+