Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Туган тел көне уңаеннан Тукай шигырен укыды
Татарстанда татар әдәбияты классигы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар сериясе дәвам итә. Акциягә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да кушылды, дип яза «Татар-информ».
Туган тел көне алдыннан алар Тукайның «Бәйрәм бүген!» шигырен укыды.
Шигырь Марат Әхмәтов, Лилия Маврина, Камил Гыйльманов, Рузилә Тимергалиева, Альбер Хәбибуллин, Рима Мөхәммәдшина, Алсу Нәбиева һәм Илшат Әминов башкаруында яңгырады.