Рөстәм Миңнеханов: «Гаиләдә тәртип, тел, ихтирам булмаса - булмый»
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул гаиләдә тел саклану турында сөйләде.
«Без барыбыз да гаиләдә формалашабыз. Мәктәптә түгел, мәктәп дәвам гына итә. Гаиләдә тәртип, тел, ихтирам булмаса, булмый ул, аны мәктәп кенә эшли алмый. Шуңа күрә, гаиләдән башларга кирәк», – диде ул.