Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityрегиональные новости городов России 24/7 на русском

Новое

Хәсән Туфанны искә алу кичәсе: «Казык йолдыз» яки «Луиза ридикюле»

Intertat.ru
108

Язучылар берлеге үткәргән яки алар катнашында үткән бу кичәләр элек-электән татар җәмәгатьчелегенең җыелу, күрешү, аралашу урыны була торган иде. Әле дә шулай. Тик шунысы аяныч – мондый кичәләргә йөрүче зыялылар гына кими. Элек алар Камал театрының зур залын тутырса, хәзер җыйнак кына залларга да сыешып бетәбез.

Камал театрының Көнчыгыш залы шигърият өчен килешеп тора. Күптән түгел генә биредә Лена Шагыйрьҗанны искә алу кичәсе узган иде. Хәсән Туфан шигъриятенә дә шушы ук команда алынган.

Дөрес, әлегә кичәләргә йөри торган татар җәмәгатьчелеге (нигездә болар – киемнәрендә милли элементлар булган затлы ханымнарыбыз) дә, хәтта театрның капельдинерлары да бу залларга ияләшеп бетә алмый. Әллә зал үзе татарларны кабул итәргә әзер түгел, хикмәт нидә – белмәссең.

Шагыйрьне искә алу кичәсе 2 өлештән торды: беренчесе – рәсми, икенчесе – шигъри-музыкаль (театральләштерелгән).

Беренче өлешендә экранда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтының шәхесләргә багышланган видеопроекты кысаларында яздырылган Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган видео күрсәтелде. Шагыйрь турында биографик мәгълүматны тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бирде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Безнең бөек шагыйребезне искә алу кичәсенә килүегез өчен рәхмәт! Мин – Хәсән Туфан белән аралашып калган сирәк кешеләрнең берсе. Студент вакытта ректор «Волга»сында Хәсән аганы студентлар белән очрашуга барып алган идек. Шунда Мөхәммәт Мәһдиевның чыгышы истә калган. Ул: «Затлы кешене балалар, хатын-кызлар һәм этләр ярата», – дигән иде. Чыннан да, аны күпме сөргеннәр кичкәндә этләр дә яраткандыр, самими, якты кешене балалар яратуы да табигый, аның җәсәденең ап-ак булып балкып ятуын хәтерлим. Хатын-кызлар яратуына килгәндә, Хәсән Туфан шушы сирәк бәхеткә дә ия кеше булган – бу аның шигъриятендә дә күренә. Минемчә, ул иң беренче чиратта мәхәббәт лирикасы белән билгеле. Әлбәттә, аның тормышында төрле этаплар булган. Төрмәләрдә аның лирик шигырьләре туган, Хәсән Туфанны сөргеннәр татар халкының бәгыреннән өзелеп төшкән бөек шагыйрьгә әверелдерде.

Хәсән Туфан һәрвакыт азат рухлы, туган теле, туган халкы өчен фидакарьләрчә язучы бер шәхес иде. 1960 нчы елларда Казанга кайтып кергәч, татар дөньясының бөтенләй үзгәргәнен күрә, татар мәктәпләре азайган, әмма әле бетеп җитмәгән, телнең даирәсе кимегән. Ул кайткач, чыгышлар ясый башлагач, Сибгат Хәким аша әйтәләр: «Хәсән Туфанга җиткерегез – болай язса, кире җибәрергә дә күп сорап тормабыз». Менә шулай үзе булып калган, үз җанына хыянәт итмәгән кеше генә шагыйрь була ала. Рухы шат булсын! Татар яшәгәндә – Хәсән Туфан шигърияте яшәячәк».

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Шагыйрьнең «Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте, кайсыгызның кулы җылы – бәйлисе бар йөрәкне...» дигән шигырьләрен барыбыз да яттан өйрәндек. Искәндәр Гыйләҗев аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Дөрестән дә, совет поэзиясендә, ХХ гасыр әдәбиятында Хәсән Туфан иҗатының әһәмияте бик зур. Безнең бөтенебезнең – Язучылар берлегенең, Мәдәният министрлыгының, ул туган район хакимиятенең бурычы – Хәсән Туфан истәлеген саклау. Аның туган авылында – Аксубай районы Иске Кармәт авылында – бик матур музее эшли. Киләчәктә Аксубай районында бик матур бюсты да булачак».

Дамир Натфуллин Хәсән Туфан музее мөдире Тәгъзимә Низамованы Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләде.

Аксубай районы башлыгы Алмаз Миңгулов: «Бу кичәне шундый матур сәхнәдә уздыруыгыз өчен зур рәхмәт! Безнең Хәсән Туфан иҗатын һәм тормышын күрсәтә торган матур музеебыз бар. Районда шагыйрьгә багышланган күп кичәләр үтә. 17 декабрьдә Хәсән Туфанны искә алган зур чара үтәчәк – һәрберегезне чакырып калам. Шагыйрьгә матур һәйкәл кую мөмкинлеге тудырган өчен, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт!»

ххх

Рәсми өлеш шартын китереп әзерләнгән: министр урынбасары да, Берлек рәисе дә, хәтта сирәк була торган хәл – район башлыгы да килгән. Музей мөдиренә чәчәкләр дә, музейга шәмаил дә уйланылган. Бер генә нәрсәне аңламадым: музей экспонатын шулай кичәдә «селкеп» йөрергә ярый идемени соң? Ул – сигнализацияле витриналарда гына сакланырга тиешле ядкәр түгелмени? Аны бер мәртәбә музей мөдире Тәгъзимә Низамова күтәреп чыкса, икенче мәртәбәсендә әдәби-музыкаль композиция барышында актриса күтәреп чыкты. Әлбәттә, ул аны болгап биемәде, кочып кына утырды. Шулай да…

ххх

«Казык йолдыз» дип аталган әдәби-музыкаль кичәнең сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина, режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева, пластика буенча режиссер – Артур Шәйдуллин, музыкаль бизәлеш – Динә Закирова.

Дөресен әйткәндә, кичәне «Луиза ридикюле» дип тә атарга булыр иде. Чөнки тамашаның башыннан башлап барысы да Хәсән Туфан хатыны Луиза (Гайникамал) Салиәскаровага бүләк иткән ридикюль тирәсендә әйләнде.

Лилия Гыйбадуллина шагыйрьнең киң таралмаган шигырьләрен, робагыйларын, хатларын сайлап алган. Аларны театрларның яшь артистлары: Камал театрыннан Ирхан Габдуллин, Самат Хәбиров, Ринат Низамов, Кариев театрыннан үзе дә яшь шагыйрь Айрат Шамс укыды. Һәм алыштыргысыз Мәдинә Гайнуллина – Әлмәт театры актрисасы.

  • Әдәби-музыкаль кичәләргә йөрүче татар ханымнары Мәдинә Гайнуллинаны шагыйрә Лена Шагыйрьҗан кичәсеннән соң ачтылар: «Әлмәттә нинди актриса бар икән», – дип кабат-кабат сокландылар. Әйе, Әлмәттә Мәдинә бар, хәер, яхшы актрисалар Казанда да юк түгел, шул ук Камалда да, әмма Әлмәтләр булганын күрсәткәндә, Камаллар яшереп куйды. Гафу итегез, читкә киттем.

«Казык йолдыз» – шагыйрь иҗатына һәм тормышына хатын-кыз карашы. Алай гына да түгел, ир хатыны булган хатын-кыз карашы. Без башта Хәсән Туфанга ана баласына караган кебек карасак, аннары Луиза Салиәскарова күзләре белән карадык. Ә Мәдинә Гайнуллина кебек актриса моңа бик тиз ышандыра ала.

Мәдинә Гайнуллина экспонат ридикюль белән чыкты.

Аннары сәхнәгә сөргеннәр кичеп кайткан Хәсән Туфан ролендә Илдус Әхмәтҗанов чыкты: «Кайттым. – Бусы – алкалары, Бусы – кабере... – диделәр». Илдус абый плащтан, галстуксыз гына костюмнан, эшләпәдән, чемодан белән. Тукта, тукта... таныш күренеш ләбаса... әйе, Илдус абыйның бу образы Айдар Җаббаровның «Агыла да болыт агыла» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектакленнән. Ул анда нәкъ шулай кайтып керде. Моны шул спектакльдән цитата итеп кабул итәбез.

  • Шәп спектакль иде «Агыла да болыт агыла»! Бер мәртәбә генә булса да шуны яңартсагыз да ярар иде бу кичә өчен.

Лилия Гыйбадуллина Хәсән Туфанга бәйле икенче легендага – Искәндәр белән Тәнәкә тарихына кереп тормаган.

Хәсән Туфанга бәйле бу тарихны яңарак кына Лилия Гыйбадуллинаның каләмдәше Йолдыз Миңнуллина өйрәнеп чыкты һәм «Мин түгел...» исемле шигъри спектакль чыгарды.

Әйе, Мөхәммәт Мәһдиевка сылтама белән Ркаил Зәйдулла әйтмешли, Хәсән Туфанны хатын-кызлар яраткан. Шуңа да бу шагыйрьгә бәйле төрле жанрдагы иҗат җимешләре туып торачак. «Казык йолдыз» һәм «Мин түгел...» кебек аның олы дөньясының бер өлешен алганнары да, Камал театрында куелган «Агыла да болыт агыла...» кебекләре дә, «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясендә куелган «Свет далекой звезды...» кебекләре дә.


Новости Казани

Все новости Казани на сегодня

Другие новости Казани

Спорт в Татарстане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Казани и в Татарстане



Авто в Татарстане

Новости от партнёров в Казани


Коронавирус в Татарстане

Экология в Татарстане
Авто в Татарстане

Другие города России



Russian.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Казани и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии Rss.plus.

Russian.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Russian.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Казани сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Казани можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я


















Другие новости сегодня



18+