Казанда җәмәгать транспортына бәяләр арта
2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары буенча, автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда 1 тапкыр юл йөрү 46 сум, ә 100 тапкыр бара торган проездной белән – 36 сум була.
Хәзерге тариф – 43 сум, шул итеп, бәя 3 сумга арта. Казан метросында йөрү бәясе дә 46 сумга кадәр арта, диелә хәбәрдә.