Луиза Янсуар мәрхүмә Нәҗибә Сафинага шигырь багышлаган: «Син китәсең тынлык куенына»
11 гыйнварда күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина вафат булды. Шагыйрә яман чиргә каршы көрәшкән.
Шагыйрә Луиза Янсуар мәрхүмә Нәҗибә Сафинага шигырь юлларын багышлаган.
«Син китәсең карлар куенына.
Карлар ап-ак, ап-ак, Нәҗибә апа.
Бар җыелган дөнья керен алар
Агартырга җитә, яктыртырга.
Син китәсең җырлар куенына.
Җырга гына эленеп тора да бит –
Безнең язмыш җирдә гомер бакый.
Һәм юк та ул җырдан артык бәхет.
Син китәсең тынлык куенына.
Даулар кала артта, давыллары –
Ватаныңның.
Һәм табанны ярган
Басуларның арыш камыллары.
Яулар кала – яулап бетералмас.
Хагы кала һәм нахагы илнең.
Анда артык сүзләр кирәкмидер.
Пышылдау да җитәр:
«Менә, килдем...»
Син китәсең яратканнар көткән
Тарафларга... –
Кочсын алар сине!
Көлешегез бергә, рәхәтләнеп:
«Булганбыз, – дип, – шундый зирәк... тиле!..»
Әбелхәят җиле тигән чакта
Яфракларга һәм тук башакларга,
Мин танырмын... елмаермын тып-тын:
Алар анда, диеп, и шатлана...
Хакыйкатьнең, ничә битлек белән
Капласаң да, барыбер бар икәнен –
Күреп, бәлки?
Үзләренең бездә –
Йөрәкләрдә –
Сулыгып, и типкәнен.
Хәвефе дә, гайбәте дә илнең
Кала әле, золым, гарасат та.
Без күрербез безгә язганнарны,
Кай дәвердә кабат яралсак та.
Карлар ап-ак, ап-ак, Нәҗибә апа.
Карлардан да аграк сиңа – догам:
Бар җыелган дөнья зары – калсын...
...Яктысында уян!»
11 гыйнвар 2025
Казан