Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityрегиональные новости городов России 24/7 на русском +

Марат Яруллин: «Фатирыма кызлар алып кайтмыйм, алар үзләре килә»

Intertat.ru
481
Марат Яруллин: «Фатирыма кызлар алып кайтмыйм, алар үзләре килә»

«Зур артист булырга теләсәң, Татарстанда күтәрелергә кирәк»

Марат, соңгы арада кайсы концертны, кайсы бәйрәмне карама - бөтен җирдә син. «Йолдызлы сәгатең» җитте, ахры.

Дөрестән дә, соңгы елда иҗатым зур үзгәрешләр кичерде. Сольный концертлар куя башладым. Ничектер тормышым үзгәреп китте. Концертлар, чыгышлар, һаман юлда. Бик көчле прогресс булды, хәзер дә алга таба барабыз, Аллаһка шөкер. Читтән яхшырак күренәдер, үземә дә бу турыда күпләр әйтә.

Шулай кисәк күтәрелеп китүең нәрсә белән бәйле? Иҗатка игътибарны күбрәк бирә башладыңмы, акчанымы?

Мин үзем дә аңламыйча калдым моны, дөресен әйткәндә. Минем уйлавымча, тамашачының күңелен яулауның төп юлы -  яхшы җырлар чыгару. Нәкъ менә узган ел минем күп  уңышлы җырларым, альбомым чыкты. Аларның күбесе хит дәрәҗәсенә дә җитте. «Сагынырсың»,  «Парым син», «Ал гөлләрем» җылы кабул ителде, «Соңгы бию» турында сөйләп тә тормыйм инде. 

Әйтергә кирәк, күтәрелеп китү - ул бер көнлек эш түгел. Мин иҗат белән инде күптәннән шөгыльләнәм. Беренче альбомым 2017 елда чыккан иде. Әмма соңгы вакытта ниндидер «выстрел» булды. Мәскәүдән Казанга күченеп яши башлавыма бер ел. Яшәү урыным гына түгел, командам да алышынды, янымда дөрес кешеләр табылды. Алар белән бергәләп иҗатка күбрәк игътибар юнәлтеп эшли башладык. Чаллыда концертларымда да, Казанда да тулы заллар иде. Беренче гастроль туры өчен бу бик әйбәт күрсәткеч, ди сәхнәдәшләрем.

 

Фото: © Марат Яруллинның шәхси архивыннан

Димәк, күтәрелеп китүеңне Татарстанга кайтуың белән бәйләргә була.

Бәлки шулайдыр да. Зур артист булырга теләгән кеше Татарстанда күтәрелергә тиеш диләр бит. Бу дөрес сүзләр дип уйлыйм. Чынлап та, Татарстанда популяр булгач кына артистлар « крутой» булып китәләр.

Сәбәбе нидә икән?

Белмим, ниндидер тылсым бар монда (көлә). Үз формуласы бардыр инде аның. Татарстан халкы таләпчәнрәктер бәлки. Дөрестән дә шулай ул - Татарстанда популяр булсаң, сине бөтен җирдә белә башлыйлар.

Бәлки сиңа күптән Казанга кайтырга кирәк булгандыр?

Мин бернәрсәгә дә үкенмим. Барысы да Ходай Тәгалә кулында һәм үз вакытында эшләнде. Казанны яратам, Казанга күченү планнарымда инде күптәннән бар иде. Ниһаять, мин монда һәм бик шат.

«Мин бүген бер, ә иртәгә бөтенләй башка шәһәрдә яшәргә мөмкин»

Фирдүс Тямаевка шалтыратасың, үзе җавап бирә, Айдар абый Галимов хәтта смска җавап яза. Син исә телефон номерыңны беркемгә дә бирмисең икән. Моны артык йолдызлану дип санамыйсыңмы?

Һич тә йолдызлану түгел. Минем янәшәмдә ышанычлы командам бар. Кайбер эшләремне алар кулына тапшыруның бер начарлыгын да күрмим. Миңа шулай җайлы, иҗатка күбрәк вакытым кала. Бөтенесенә номерыңны бирсәң, болай да шалтырата башлыйлар, бер белмәгән кешеләр дә чыга. Телефонны алгач, инде сөйләшергә кирәк була. Командамда төрле моментлар өчен җаваплы кешеләр булуы бик кулай. Җыр да язсам, чыгышлар да ясасам, концертлар оештыру белән дә үзем шөгыльләнсәм, кыенга туры килер иде.

Синең турыда Мәскәүдә уңышка ирешә алмады дип сөйлиләр. Сүз эстрада турында барамы, актерлык эшчәнлегең турындамы?

Мәскәүдә карьерам барып чыкмады да, Казанга күчтем дип әйтә алмыйм. Минем күңелем һаман сәхнәгә, һаман татар җырына тартылды.

Ә актерлык эшчәнлегемә килгәндә, мин укырга кергәндә документларымны вокал бүлегенә тапшырган идем. Ләкин анда керә алмадым, актерлык буенча китәргә туры килде. Мин моңа бер дә үкенмим. Актерлык белемем булу миңа бик күп файда бирде. Мәскәүдә мюзиклларда, зур сериалларда төштем. Бәлки, үз вакыты килгәч, киноны куып тотарбыз әле. Әмма бүгенге көндә күңелем сәхнәгә, татар җырына тартыла. Ә татар җыр сәнгатенең үзәге Казанда.

Мин - өйләнмәгән егет, гаиләм юк. Бүген бер, ә иртәгә бөтенләй башка шәһәрдә яшәргә мөмкинмен. 12 ел Мәскәүдә яшәгәннән соң Казанга кайттым, чөнки бөтен татар хәрәкәте Казанда. Мин биредә күкрәгемне киереп мин татар егете дип әйтә алам. Бу минем өчен бик зур горурлык.

 

Фото: © Марат Яруллинның шәхси архивыннан

«Рифат Фәттахов белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калырга булдык»

Сине Рифат Фәттахов белән нәрсә бәйли?

Рифат Әхмәтович белән без якташлар. Икебез дә бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның туган авылы Актуктан. Мин үзем кечкенәдән Рәшит Ваһапов фестивальләрендә чыгыш ясап үстем, сәхнәгә беренче аяк басуым да шунда булды. 2016 елда әлеге фестивальдә беренче премия лауреаты булдым.

Рифат Әхмәтович белән без һаман да элемтәдә торабыз. Ул әле миңа абыем кебек тә, гел үзенең киңәшләрен биреп тора. Бер үк проектларда да еш күрешәбез. Кыскасы, безне эш, иҗат бәйли.

Аның кул астында эшләп карау теләге булмадымы?

Андый сөйләшү булган иде. Ләкин без «кирәкмәс» дигән бер уртак фикергә килдек (көлә). Безнең гаиләләр яхшы аралаша, әти аның белән бик дус. Шул дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калырга булдык.

Мишәрчә диалектың сәхнәдә комачау итмиме? Син аны бетерү өчен берәр нәрсә эшлисеңме?

Баштарак радиоэфирларга әңгәмәгә килгәч, бернәрсә аңламый идем. Миннән нәрсәдер сорыйлар - мин аптырап тик торам. Дуслар белән аралашканда да кыенлыклар булгалады. Ләкин әкренләп ияләнәсең икән. Мин бит Нижгар татары. Бездә «ц» белән сөйләшәләр. Әмма концертларда нигә син болай сөйләшәсең, нигә акцент белән җырлыйсың дип әйткәннәре юк.

Җырларны ротациягә биргәндә акцентың ярылып ята дип әйткәннәре булды. «Әй, бу минем җырлавымның бер үзенчәлеге бит инде», - дидем. Алай да, хәзер сөйләмемне чистарту өчен татарча китаплар укыштырам, ничек тә телне йомшартырга тырышам.

Тямаевны татарларның бердәмлеген какшатуда гаепләгәннәр иде. Син ничек уйлыйсың, «Мишәрләр вперед» дип кычкыру чынлап та татарларның бүлгәләнүенә китерергә мөмкинме?

Менә миңа да әйтәләр төбәп - син мишәр, диләр. «Мин татар» дип җавап кайтарам андыйларга. Мин бу бүленешне бөтенләй аңламыйм. Пенза татарымы син, Кырым татарымы, без барыбыз да бер милләт. Тямаевка килгәндә, мишәрләр турында сөйләү - аның бер үзенчәлекле фишкасы инде. Татарлар без, барыбыз да бер халык һәм без үзара дус яшәргә тиеш.

«Мине мажор егет дип уйлыйлар»

Синең күпчелек аудиторияң яшь кызлар. Яшь-җилкенчәк белән генә эшләү ардырмыймы? Әбиләр дә, бәбиләр дә ярата торган артистка әвереләсең киләме? Моның өчен сиңа нәрсә җитми?

Аудиториям арта, кызлар күбәя тора (көлә). Юк, бу фикерегез белән килешмәс идем. Минем концертларда өлкән буын кешеләрен дә еш очратырга була. Әбекәйләр дә йөри минем концертларыма. Өченче көн генә үз туган якларымда концерт оештырдык, анда, мәсәлән, өлкән буын вәкилләре дә бик күп иде. Мине олылар да, яшьләр дә, гомумән, төрле аудитория тыңлый.

Әйе, төп өлеше кызлар инде анысы, дөрес әйттегез. Ләкин мин тыңлаучыларымның күпчелеге яшьләр булу начар дип уйламыйм. Чөнки бүгенге үсеп килүче буын татар телен белми, үзләренең татар икәнлекләрен оныталар. Шуңа күрә яшьләрнең татар җырларына тартылуы бик әйбәт күренеш.

Һәр артистның үз стиле булырга тиеш, миңа яшьләрчә стиль якынрак, ул миңа килешә. Җырларым да дәртле. Моңлы җырлар да булырга тиеш инде, әмма бездә андый артистлар болай да күп.

Өйләнәм яки мин инде өйләнгән дип хәбәр салсаң, кызлардан торган аудиторияңнең күпмедер өлеше югалыр дип борчылмыйсыңмы?

Тугры тыңлаучыларым өйләнсәм дә, аерылсам да минем белән бергә калачак. Яшереп торырга уйламыйм да - өйләнгәч тә бу хакта иң беренче булып тамашачыларыма әйтәчәкмен. 

Син үз-үзеңә артык ышанасың кебек. Бу сыйфатың тормышта комачау итмиме?

Читтән генә шулай тоеладыр ул. Юк, мин үз-үземә ышанмыйм дип әйтә алмыйм. Чамасын белеп үз-үзеңә ышану бу тормышта кирәк. Әмма күпчелек кешеләр мине үзен генә яратучы, мажор егет дип уйлый. Социаль челтәрләр аша карап шундый фикергә киләләрме икән. Танышкач, сөйләшкәч кенә фикерләре үзгәреп куя.

Син кәеф-сафа корырга, дискотекаларда йөрергә дә бик яратасың кебек?

Беләсезме, 19-23 яшьләрдә Марат Яруллин: «Эх, төнге 12 генә бит әле, нәрсәдер эшләргә кирәк», - дип уйлый иде. Ә хәзер сәгатькә карыйм да… Бәлки картаямдыр. Чынлап әйтәм, бүгенге көндә мин вакытның бер минутын да әрәм итмәскә тырышам. Аның кадерен беләм. Вакыт бар икән, аны ниндидер файдалы эшкә сарыф итәргә тырышам. Гомумән ял итмим дип тә әйтә алмыйм, чөнки ял, «перезагрузка» да кирәк. Әмма үземне «тусовщик» дип әйтә алмыйм. Дуслар белән чәй эчү, PlayStation уйнау, мәгънәле фильм карау, болай сөйләшеп утыру күпкә кадерлерәк һәм кызыграк. Клубларга бик сирәк, елга бер генә бара алам. Мине анда шул чыгышлар ясаганда гына күрергә була.

Ял итү өчен акчаң күп китәме?

Санаганым да юк инде. Мин акчага ничектер җиңел карыйм. Бүген бар, иртәгә юк. Бүгенге көнемнән зарлана алмыйм, Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәт.

Сабантуйларда артистлар акчаны көрәп эшләделәр дип сөйлиләр.

Көрәп эшлибез дип әйтә алмыйм. Ләкин эшләгәне үземнеке. Алдап акча эшләгәнем юк, Аллаһка шөкер. Эшләгән кадәрлесе намуслы хезмәт белән, көч куеп табылган.

«Мин кыланмый торган кызларны яратам»

Сине бер газета республиканың иң «завидный» 50 егете арасына керткән иде. Алар белән килешәсеңме?

(Озак уйланып торганнан соң)  Мин үземне «завидный» егет түгел дип әйтә алмыйм. Килешәм, нигә килешмәскә!

«Завидный» егет нинди була ул?

Беренчедән, мин киң күңелле кеше. Уңышның 50 проценты кешенең киң күңелле булуыннан тора. Акча да эшләргә тиештер инде. Алай гына да түгел, ул егет татар егете булырга һәм Марат Яруллин булырга тиеш.

Казанның текә районында яшисең дип беләм. Үз фатирыңмы, снимать итәсеңме?

Текә үк дип әйтеп булмаса да, чынлап та Казанның яхшы районында яшим. Юк, үз фатирым түгел, снимать итәм. Чөнки бүгенге көндә бөтен акчам иҗатка китеп бара. Сөйләүчеләр күп инде ул, минем Мәскәү үзәгендә фатирым бар дип уйлаучылар да юк түгел. Ләкин мин фатирга кызыкмыйм, мөмкинлегем булу белән Казан тирәсендә йорт төзергә хыялланам.

Комментарийлардан күренгәнчә, синең фатирда булырга хыялланучы кызлар күп. Кызлар алып кайтасыңмы фатирыңа?

Кем? Минме? Каян андый мәгълүмат? (ояла, кып-кызыл була) Ну, алып та кайтамдыр инде, бәлки (көлә).

Нинди кызларны алып кайтасың? Фанатларыңнымы, әллә башка кызларнымы?

Фанатлар түгел, болай иптәш кызлар инде. Ә, алып кайтмыйм, алар үзләре килә! Адресымны белүчеләре кунакка дип, чәй эчеп, сөйләшеп утырырга киләләр.

Җилбәзәк кызлар ачуыңны чыгарамы?

Андый кызларны кем ошатсын инде. Мин табигый, әллә кем булып кыланмый, уйнамый торган кызларны яратам.

Никахка кадәр бергә яшәүгә ничек карыйсың?

Мин, шәхсән, начар карамыйм бу әйбергә. Чөнки син ул кыз белән алдагы тормышыңны бәйләргә тиеш буласың. Өйләнеп, бер-беребезгә туры килмичә аерылышканчы, алдан торып карар идем. Икенче яктан уйлаганда, безнең әбиләр, әниләр алдан торып карамаган бит, өйләнешкәннәр дә, озак итеп матур гомер кичергәннәр. Кемгә ничек уңайлы инде.

Алай дөрес тә түгелдер, бәлки. Ләкин дөнья бик заманча бит хәзер. Кабат ник өйләндем диярлек булмасын иде инде. Зурлап никахлар, туйлар үткәргәннән соң бер айдан аерылышу да дөрес түгел.

«Соңгы бию» җыры Ильмира ире белән аерылышмаса да популярлашкан булыр иде»

Ильмира Нәгыймова чибәр кыз, әйеме?

Чибәр инде, ничек чибәр булмасын!

Соңгы вакытта сез гел бергә, клиплар төшердегез. Ничек сиңа аның белән хезмәттәшлек итү?

Ильмира үзенчәлекле кеше инде ул. Клип төшергәндә усал иде. Миңа алай ошамый, болай эшләмик дип киреләнгән минутлары да булды. Кыскасы, «капризная», чын хатын-кыз. Ә тулаем алганда, ул молодец, профессионал.

Халык сезне кавыштырып куйды. Сиңа яхшы пиар булды. «Соңгы бию» җыры Ильмираның шәхси тормышындагы вакыйгалар аркасында гына популяр булып китте дип санамыйсыңмы?

Пиар булгандыр, кире какмыйм. Ә инде җырга килгәндә, беләсезме, менә Ильмира аерылышты да, без җыр яздырдык дигән әйбер булмады бит. Хәзер хайп өчен әйбәт вакыт, тизрәк җыр яздырырга кирәк дигән фикер башыбызга да килмәде. Бу әле алар Руслан белән бергә вакытта ук уйланылган проект. Җырны да шул ситуациягә бәйле рәвештә генә популярлашты дип әйтә алмыйм. Тагын бер кабатлыйм - җыр кешенең күңеленә кергән очракта гына популярга әверелә. Тамашачыга ошамаса, әллә нинди вакыйгалар булса да, ул танылып китмәс иде.

Клипның сюжетын кем уйлап тапты? Төшергәндә кызык хәлләргә юлыкмадыгызмы?

Марсель Мәхмүтов исемле бик талантлы егет бар. Ул алып баручы да, режиссер да, бик күп төрле һөнәрләр иясе. Аның белән без былтыр таныштык. Ул клипның идеясе авторы һәм режиссеры.

Без аның идеяләренә аз гына төзәтмәләр керттек. «Соңгы бию» - мин үзем уйлап чыгармаган беренче клип дип әйтергә була. Чөнки моңа кадәр чыккан клипларымның сценариен мин дуслар белән бергә үзем яза идем. Бу минем өчен кызык.

Клипта синең актерлык тәҗрибәң булуы күренә. Бу юнәлештә карьераңны татар киносында дәвам итәргә ниятең юкмы?

Татар киносында бик теләп төшәр идем, чакырсалар. Татар киносы үсешен ныгытып күзәтеп бармасам да, аның киләчәге бардыр дип уйлыйм. Чөнки безнең бик күп талантлы артистлар, режиссерлар бар. Артык зур масштабларда булмаса да, киноларыбызның танылу шансы бар дип уйлыйм..

Сине Зоя Солошина белән еш күрәләр. Ул синең тормышыңда бик мөһим кеше кебек.

Ул минем якын дустым. Зоя - иҗат белән бәйле кеше. Татар эстрадасының бик зур паблигын алып бара, Данир Сабиров белән хезмәттәшлек итә. Зоя белән мине иҗат бәйли, ул миңа үзенең идеяләре белән ярдәм итә. Гомумән, бик әйбәт кеше. Без аның белән күршеләр, шуңа күрә безне еш бергә күрәләр. Биредә башкача җавап биреп булмый.

Ринат Рәхмәтуллин белән җыр бүлештегез. Пиар алым булдымы ул, чынлыкта да конфликтка кердегезме?

Күбесе пиар дип уйлады инде аны. Ильмираның ире белән аерылышуын да пиар өчен уйлап чыгарган дип сөйләделәр бит. Безнең очракта, юк, ул пиар булмады, чын хәлләр иде. Әмма минем ул турыда сөйлисем килми. Без Ринат абый белән ул сорауны яптык, уртак фикергә килдек.

Аңа рәнҗеп калмадыңмы?

Юк. Барысы да әйбәт.

 

Фото: © Марат Яруллинның шәхси архивыннан

«Көтелмәгән вакыйгалар, авырлыклар мине ныгыта гына»

Үзең кебек талантлы абыең һәм апаң бар. Аларның гел янәшәңдә булуы сиңа мөстәкыйль яшәргә комачау итмиме?

Абый белән апа минем тормышымда бик зур урын алып торалар. Мәскәүгә күченгәндә мин беренче булып апага килдем. Озак вакыт аның янәшәсендә яшәдем. Ә абый - минем уң кулым. Минем бер генә эшем дә, иҗатымдагы  бер генә адымым да абый белән сөйләшмичә эшләнми. Ул минем иң якын дустым, гел минем белән.

Абый-апам, әти-әнием минем тормышымдагы иң кадерле кешеләрем.

Туганнарың белән бер-берегез арасында көнләшү дигән нәрсә кергәне юкмы?

Без бер-беребезнең ирешкән унышларына бары тик шатланабыз гына. Чөнки без бердәм, туган җанлы. Әти-әни безне шундый итеп тәрбияләгән. Бер-беребез өчен тырышабыз, бергәләп куанабыз.

Тормышта барысы да мин уйлаганча була дип ышанып торганда, вакыйгалар бөтенләй көтелмәгән борылыш алганы бармы?

Без барыбыз да кешеләр. Тормыш булгач, андый хәлләр дә булмыйча калмый. Кара полосалар Аллаһы Тәгалә җибәргән сынаулар алар. Алардан куркып калырга ярамый. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә сине бу авырлыктан чыга алырмы дип тикшерә.

Андый вакыйгалар сине сындыра аламы?

Ныгыта гына. Депрессияләргә бирелгәнем юк. Депрессия бүгенге көннең бик куркыныч чире ул. Мин игътибарымны башка нәрсәләргә юнәлтергә, гел эштә булырга, башымда начар уйларга урын калдырмаска тырышам.

Татуировкаларың күп икән. Кайсылары нәрсәне аңлата?

Монысы ябалак инде моның. Мин төнлә йокламыйм (көлә). Шаяртам, әлбәттә.  Мин ул кошны яратам, шуңа  ясатасым килде.

Роза чәчәге буйдак егетләр татуировасы.  Ә монысы «luck»- уңыш китерә торган тату. Уңыш сүзе һәрвакыт кешенең үзе белән йөрергә тиеш.

Дини күзлектән караганда татуировкалар ясату гөнаһ.

Дини яктан караганда бу тормышта күп нәрсәләрне эшләргә ярамый инде ул. Без адәм балалары, беребез дә гөнаһсыз түгел. Мин андый әйберләр турында артык уйланмыйм, эчке яктан күңелем чиста булуы мөһимрәк. Кешеләргә яхшылыклар эшләргә, авыр хәлдә калганнарга булышырга тырышам. Шул минем тормыш кагыйдәм.

Зур рәхмәт, Марат, уңышлар сиңа!


Новости Казани
Казань

Гол Мартыновича помог «Рубину» сенсационно обыграть футболистов «Зенита»


Минниханов наградил лауреатов премии имени Тукая в день рождения поэта

«Слушать сказки не надо»: на какие проблемы в экономике Татарстана указал Минниханов

Минниханов поздравил подписчиков с Днем родного языка и днем рождения Тукая

Минниханов и Шаймиев почтили память великого татарского поэта Габдуллы Тукая

Все новости Казани на сегодня

Лучшие спортивные проекты. Объявлены победители конкурса «Ты в игре»

В Казани завели дело на кондуктора автобуса, напавшего на пенсионерку

Полицейские задержали в Казани блогера Марата Клубнику

Свиток счастья. Москва вошла в топ-3 городов с самой вкусной шаурмой





Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Казани

Спорт в Татарстане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...

В Мордовии пройдёт IX Интеллектуальная олимпиада ПФО среди студентов

Гол Мартыновича помог «Рубину» сенсационно обыграть футболистов «Зенита»

Подмосковные пловцы завоевали 6 медалей чемпионата России

Спортсменка из Калининграда стала чемпионкой России по плаванию


Частные объявления в Казани и в Татарстане



Авто в Татарстане
Интернет

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510


Новости от партнёров в Казани


Коронавирус в Татарстане
Татарстан

В Казани заложили первый камень реабилитационного центра для инвалидов-колясочников



Экология в Татарстане

Новости от 123ru.net

Полицейские задержали в Казани блогера Марата Клубнику

Росгвардейцы из Мордовии бронзовые призеры чемпионата Приволжского округа Росгвардии по стрельбе

В Казани ветераны, личный состав Росгвардии и воспитанники гвардейской смены приняли участие в «Диктанте Победы»

Лучшие спортивные проекты. Объявлены победители конкурса «Ты в игре»

Авто в Татарстане
Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

«Разрешаю им делать вообще все»: Волочкова рассказала об отношениях единственной дочери с бойфрендом


Другие города России


Казань

Лето придет в несколько регионов России в ближайшие дни


У россиян растет спрос на речной туризм: в Госдуме назвали популярные направления

Свиток счастья. Москва вошла в топ-3 городов с самой вкусной шаурмой

В Казани завели дело на кондуктора автобуса, напавшего на пенсионерку

Лучшие спортивные проекты. Объявлены победители конкурса «Ты в игре»


Russian.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом 123ru.net) – мгновенная публикация новостей в Казани и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии BigPot.News.

Russian.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы RU24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Russian.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Казани сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Казани можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я

Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета

Отец из Панамы, школьная любовь и любимая еда: Елена Борщёва раскрыла все тайны на шоу ТВ-3 «Вкусно с Анфисой Чеховой»

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

Школьники могут принять участие в конкурсе видеороликов «Байкал без пластика»


Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24

День Земли - каждый день

Почему люди боятся обращаться к психиатру?


Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Российские ученые первыми создали средство, способное вылечить болезнь Бехтерева

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»


Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии

Несколько дорог подтоплено в Абатском районе Тюменской области

Военные следователи провели в Судаке проверку лиц, не вставших на воинский учет

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)


«Война миров: Сибирь»: что мы знаем о новой российской игре

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)

Для мобильного шутера Nebula Rangers проходит бета-тест на Android

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Рушникосушки від Hygge Family: європейські стандарти якості на українському ринку

Охорона і Безпека це ОіБ: замовляй охорону в Києві та Харькові

Магазин дверей і підлогового покриття Albero: якісна продукція для кожного клієнта


Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie

Ramon Cardenas aims to cement his contender status agains Jesus Ramirez Rubio tonight

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery


У россиян растет спрос на речной туризм: в Госдуме назвали популярные направления

Димитриевич назван MVP регулярного чемпионата Единой лиги ВТБ

В Казани ветераны, личный состав Росгвардии и воспитанники гвардейской смены приняли участие в «Диктанте Победы»

Взрыв газа в отеле в Туапсе попал на видео


Концерт JONY во Владивостоке: ждут ли его горожане?

Валерий Гергиев — о судьбе театров после объединения Мариинки и Большого

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге


Тема дня: На «Госуслугах» можно будет получить статус многодетной семьи с 2025 года

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Калининградские каратисты отличились на первенстве СЗФО в Архангельске

Из морского порта Архангельск по Севморпути вновь отправится субсидированный каботажный рейс

Торговые настольные электронные весы CAS PR-15P

Над Соловьёво поднят российский флаг, штурмовые группы ВС России замечены на окраинах Архангельского


Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Лучшие спортивные проекты. Объявлены победители конкурса «Ты в игре»

Полицейские задержали в Казани блогера Марата Клубнику

Омбудсмен Волынец рассказала, чему будут учить школьников на уроках семьеведения

Молодежь заинтересовалась достижениями космической отрасли


Лукашенко пообещал потенциальным агрессорам ответ всеми видами оружия

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО


СК возбудил дело после гибели рабочего при пожаре в цистерне под Симферополем

Волгодонские картингисты заняли три призовых места в Апшеронске

Жители Марий Эл с мая смогут дистанционно оформить ипотеку на жилье в Крыму 

Барнаульцы смогут оформить в ВТБ ипотеку на жилье в Крыму



Путешествовать по России в майские праздники будут 2,8 миллиона туристов

Куда сегодня можно улететь из столицы Татарстана

Проект «Пушкин и театр» представят в Казани, Рязани, Москве и новых регионах

В Мордовии пройдёт IX Интеллектуальная олимпиада ПФО среди студентов


Другие новости сегодня




Казань

В Мордовии пройдёт IX Интеллектуальная олимпиада ПФО среди студентов

Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)




Загрузка...

Казань

В Мордовии пройдёт IX Интеллектуальная олимпиада ПФО среди студентов


Загрузка...

Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Путин в Татарстане
Татарстан

Одним из главных событий двусторонних отношений Китая и России в 2024 году станет визит Путина в азиатскую страну


Навальный в Татарстане