Занятие «Будь бдителен» провели с воспитанниками приюта «Ласка»
Бүген, 22 сентябрьдә, Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Павел Чухланцев «Уяу бул» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Балаларга террорчылык актлары кылу ысуллары турында сөйләделәр, шикле предметка тап булганда үзеңне ничек тотарга, шикле табылдык турында кая хәбәр итәргә кирәклеге турында искәрттеләр. Аннан соң тәрбияләнүчеләр практик биремнәр үтәделәр һәм телефон аша терроризм очрагында, мәктәптә, кибеттә шикле предмет табылганда, гамәлләр тәртибен кабатладылар.
Профилактик чарада яшүсмер яшендәге сигез бала катнашты.